Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында 2021 елдан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы гамәлгә куела.
2023 елда программа кысаларында мондый инфраструктура объектларына Татарстан Республикасы бюджетыннан 6 591 млн. сум акча җибәрелде, барлыгы өч еллык чорда 15 333 млн. сум сарыф ителде.
Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру федераль бюджетка өстәмә салым керемнәренең күләмнәрен арттырырга ярдәм итә, аларның күләмнәре исәбенә алга таба бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасы бурычлары каплана.