“Түбәнкаманефтехим” шәһәр белән үзара бәйләнешләрнең күчүчәнлеген саклап калачак

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Бу теләкләр бүген Түбән Камада узган “Түбәнкаманефтехим” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышында катнашучылар тарафыннан расланды. Аның эшендә “ТАИФ” компанияләре төркеме җитәкчелеге, Директорлар советы әгъзалары белән бергә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Җыелышта берничә мәсьәлә каралды, Директорлар советының яңа составы сайланды, узган ел белән чагыштырганда, аның составы үзгәрешсез калды. Директорлар советы экс-рәисе Альберт Шиһабетдинов урынына “ТАИФ” ААҖ генераль директорының “Түбәнкаманефтехим” ААҖ идарә итү һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин сайланды. Альберт Шиһабетдинов бүгенге көннән Директорлар советының шәрәфле әгъзасы санала.

Альберт Шиһабетдинов “Түбәнкаманефтехим” ААҖ Директорлары советы рәисе урынында 2006 нчы елдан эшли. Бу вакыт эчендә компания предприятие керемен 17 млрд.сумга кадәр арттырып, бик зур нәтиҗәләргә ирешкән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Альберт Шиһабетдиновның Директорлар советы рәисе буларак җиде ел дәвамында башкарган эшчәнлеген югары бәяләде.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин да компаниянең Директорлар советына рәхмәт сүзләрен белдерде, Владимир Бусыгинның предприятие һәм шәһәр алдында башкарган хезмәтләрен билгеләп үтте.

“Түбәнкаманефтехим” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы тәмамланганда яңа составтагы Директорлар советының беренче утырышы булды, анда “Түбәнкаманефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеровның вәкаләтләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International