2024 елда “Экология” илкүләм проекты кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын гамәлгә ашыру планлаштырыла:
“Урманнарны саклау” – федераль бюджет субвенцияләре исәбеннән урманнарның мәйданнарын арттыру, урманнарны торгызу өчен урман орлыклары запасын булдыру, урманнардагы янгыннарны сүндерү, урман культурасы техникасы һәм җайланмалары сатып алу;
- “Иделне савыктыру” – Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен киметү (Казан шәһәренең канализациянең биологик чистарту корылмалары объекты);
“Чиста ил” - шәһәрләр чикләрендә санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм әйләнә-тирә мохиткә тупланган зарар китергән объектларны юкка чыгару чараларын гамәлгә ашыру (Саба районы Шәмәрдән авылында зыян күргән җирләрне рекультивацияләү);
- “Иделне савыктыру” – тупланган экологик зыян китерүче объектларны бетерү (рекультивацияләү) (Казан шәһәренең канализациянең биологик чистарту корылмалары объектының Ләм кырларын рекультивацияләү).
Күрсәтелгән “Экология” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2024 елда 5 065,1 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.
«Экология» илкүләм проект буенча чаралар алучылар түбәндәгеләр була:
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы – 4 948,0 млн. сум,
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы - 117,1 млн. сум.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда РФ Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указга кул куйды, ул 12 стратегик юнәлеш буенча илкүләм проектларны үтәү системасын регламентлаштыра.