«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
Җирле бюджетларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 10,1 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:
- дотацияләр – 0,1 млрд. сум;
- субсидияләр – 4,8 млрд. сум;
- субвенцияләр – 5,2 млрд. сум
- башка бюджетара трансфертлар – 3,5 млн. сум.