6 февральдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр үтте.
Киңәшмәләрдә «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Түбән Кама шин» ГАҖ, «Түбән Кама шина заводы» ҖЧҖ, «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләр барышында 2024 елның гыйнварында компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре, аларның 2024 елның 1 кварталына көтелгән күрсәткечләре һәм 2024 елга төгәлләштерелгән фаразлары каралды.