2024 елның 1 гыйнварыннан нефть чыгаручы компанияләргә югары үзле нефть запаслары булган җир асты байлыклары кишәрлекләрендә НДД (нефть чыгарудан өстәмә керемгә салым) түләүгә күчү мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта җир асты байлыклары кишәрлегендә әлеге төр нефтьне чыгару 70 проценттан да ким булмаска тиеш.
Тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Салым кодексына кертелде.
Традицион запаслар белән чагыштырганда, югары үзле нефть запасларын чыгару кыйбаткарак төшә. НДДга күчү нефть чыгаручы компанияләргә салым йөкләнешен киметергә, табышны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу регионнар керемнәрендә уңай чагылыш табачак.