«Демография» илкүләм проекты акчалары исәбеннән предприятиеләр хезмәткәрләренә һөнәри белем бирүгә һәм өстәмә һөнәри белем бирүгә 2024 елда 23 млн сум сарыф ителәчәк

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елдан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән булдырыган «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чаралары гамәлгә ашырыла.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру елларында эшсезлеккә каршы көрәш инструментыннан ул (2024 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе – 0,21 % тәшкил итә) дефицитлы белгечлекләрне булдыру чыганагына әверелде.

Федераль бюджеттан финанслашу чыгымнары әлеге юнәлеш буенча 2023 елга 51 047,6 мең сум тәшкил итте, 2024 елда күрсәтелгән максатларга 23 832,0 мең сум планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International