Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча 2012 елның 7 маендагы Указлары үтәлеп килә. Бу эшнең нәтиҗәләре шактый.
Мәсәлән, Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында» 2012 елның 7 маендагы 597 санлы Указын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы, 2023 елның оператив мәгълүматларына караганда, 3,5 тапкырга артты һәм аның күләме 50 мең сумнан артып китте.