Эчке дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары контроль эшчәнлектән тыш эксперт-аналитик эшчәнлек тә алып барачак

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 532893-8 номерлы Федераль закон проектын кертте.

Закон проекты дәүләт (муниципаль) финанс контролен гамәлгә ашыруның гамәлдәге ысулларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Эчке дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары кулланган гамәлдәге ысулларга (тикшерү, ревизия) яңалары өстәлә: анализ һәм күзәтү, ә федераль казначылык өчен дәүләт финанс контроле системасында өстәмә рәвештә бюджет мониторингы (контроль мониторинг). Сайланган ысулга бәйле рәвештә аерым документлар (нәтиҗә, кисәтү, мотивацияле фикер) төзелә.

Закон проекты шулай ук эчке дәүләт (муниципаль) контроле органнарының түбәндәге яңа вәкаләтләрен күздә тота:

-контроль объектларының (контроль объектлары төркеменең) финанс-хуҗалык эшчәнлеген (аның аерым юнәлешләрен)анализлау;

- Россия Федерациясе бюджет системасы бюджет күрсәткечләренең нигезлелеген анализлау;

- чыгым йөкләмәләрен билгеләүче норматив хокукый актлар һәм муниципаль хокукый актлар нигезләмәләрен анализлау.

Закон проекты тәкъдим иткән эчке дәүләт (муниципаль) финанс контролен гамәлгә ашыруга яңа алымнар бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны саклап, үлчәнгән карарлар кабул итүне тәэмин итүгә, контроль объектларына йөкләнешне киметүгә, шулай ук хокукый культура һәм бюджет дисциплинасы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International