Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан гомуми суммасы 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 4,7 проценты булган максатчан бюджетара трансфертлар керде. Керемнәр буенча төп юнәлешләр:
- юл хуҗалыгына субсидияләр (2,5 млрд сум керде),
- Россия Федерациясе тапшырган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга субвенцияләр (376,2 млн. сум),
- йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен һәм йөрәк-кан тамырлары катлауланулары профилактикалауны тәэмин итүгә субсидияләр (110,4 млн сум),
- сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләүгә бюджетара башка трансфертлар (130,8 млн.сум).
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган акчаларның гомуми суммасы 67,4 млрд сум тәшкил итә.