2024 елга ТР бюджетында пилотсыз авиация системаларын сатып алуга 42,0 млн. сум күләмендә ассигнование каралган

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2024 елдан Татарстан Республикасы территориясендә «Ил пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» яңа федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында пилотсыз авиация системаларын федераль бюджет акчалары хисабына сатып алуга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 42,0 млн.сум күләмендә ассигнование каралган.

Пилотсыз авиация системаларын куллануның төп максатлары булып урман фонды җирләренең торышын мониторинглау, кисү мәйданнарын контрольдә тоту, законсыз объектларны урнаштыру, кисү процессы, урманнарда янгын куркынычлыгы һәм урман янгыннары тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International