2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасынын «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү өчен 347,5 млн.сум күләмендә бюджетара трансфертлар каралган.
Әлеге акчалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.08.2013 № 614 карары нигезендә уздырылган Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр тибындагы поселок нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләренә һәм авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча Республика конкурсына нәтиҗә ясаганнан соң бүленәчәк.
Республика конкурсы ел саен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр тибындагы поселок нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләре һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм күрсәтү һәм Татарстан Республикасы авыл һәм шәһәр җирлекләре халкының тормыш сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.