Татарстан Республикасында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, икътисад һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны уңышлы тормышка ашыру дәвам итә. Проектлар Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары буенча гамәлгә куела.
2024 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында гомуми суммасы 25,5 млрд сум булган бюджет ассигнованиеләре каралган, шуларның 14,1 млрд сум федераль бюджет акчалары хисабына һәм 11,4 млрд сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына.
Финанслау 13 илкүләм проект буенча планлаштырылган.
Агымдагы елның гыйнварында аларны галәмгә куюга 386,7 млн сум акча юнәлтелде, касса үтәлеше 318,1 млн сум тәшкил итте.
Алдагы еллардагы кебек үк, «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Куркынычсыз сыйфатлы юллар», «Экология», «Мәдәният», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Цифрлы икътисад» илкүләм проектлары тормышка ашырыла. 2024 елдан «Пилотсыз авиация системалары» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру күздә тотыла.