Татарстан Республикасында икътисадка инвестицияләр җәлеп итү өчен Татарстан Республикасының Алабуга, Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә төзелгән махсус икътисадый зоналар резидентлары, алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары, махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар, инвестицион эшчәнлек субъектлары өчен табышка салым һәм оешмалар милкенә салым буенча түбәнәйтелгән ставкалар агымдагы елда гамәлдә булуын дәвам итә. Әлеге ташламалар суммасы 6,5 млрд. сумнан артык тәшкил итте.
Шулай ук 2027 елның 1 гыйнварына кадәр инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары нигезендә төзелгән технопаркларга (индустриаль паркларга), инновацион-технологик үзәкләргә карата оешмалар милкенә салым буенча салым преференцияләренең гамәлдә булуы озайтылды (ташлама суммасы якынча 270 млн.сум).
Моннан тыш, Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланган IT компанияләр өчен түбәнәйтелгән салым ставкалары рәвешендә ташламалар гамәлдә (ташлама суммасы якынча 250 млн.сум).