2024 елда Татарстанда илкүләм проектларга 25,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларның үтәлеше 25,5 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

"Агымдагы елда РФ Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 25,5 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә 14,1 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 11,4 млрд сум», – дип белдерде Герасимова.

Акчаларның күп өлеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» (чыгымнарның гомуми күләменең 33 проценты), «Экология» (20 проценты), «Сәламәтлек саклау» (14 проценты) илкүләм проектларын тормышка ашыруга кирәк булачак. Мәсәлән, акчалар төбәк һәм җирле юл челтәрләренә, Иделне сәламәтләндерүгә һәм урманнарны саклауга, беренчел медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерүгә, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән көрәшкә сарыф ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International