2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча чараларны гамәлгә куюга 1 352,1 млн.сум күләмендә акча каралган.
Күрсәтелгән акчалар хисабына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салымы кертелгән башка бюджетара трансфертлар бирелә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертларны 2024 елда бүлеп бирү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында» 2023 елның 29 ноябреннән 1532 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырылачак.