2024 елның 27 февралендә «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2024 елның гыйнварында Татарстан Республикасының салым һәм салым булмаган керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты үтәлешен бәяләде.
Бюджетның төп керем чыганакларының үтәлеше турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары түбәндәге күрсәткечләргә тукталды.
Физик затларның керемнәренә салым республиканың консолидацияләнгән бюджетына 7,5 млрд.сум күләмендә кергән. Республика бюджетына 5,3 млрд.сум, җирле бюджетларга – 2,2 млрд. сум мобилизацияләнгән.
Табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 5,5 млрд.сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 3,6 млрд.сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 5,1 млрд.сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетына 4,4 млрд. сум, җирле бюджетларга 0,7 млрд. сум җыеп алынган.