"Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләүгә чаралар турында

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләүгә 1 615,0 млн.сум күләмендә акча каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 1 308,2 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 306,8 млн. сум.

Күрсәтелгән акчаларны Казан шәһәре Совет районының «Лето» торак комплексында 1224 урынга гомуми белем бирү мәктәбен һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Көек авылының «Алгоритм» технология лицее муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең өстәмә корпусын төзүгә юнәлтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International