2024 елдан башлап, физкультура спорт оешмаларының яшь белгечләрен эшкә урнаштырганда хуҗалык эшләрен яхшыртуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү арттырылачак

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

2024 елдан спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы физкультура спорт оешмаларының яшь белгечләрен эшкә урнаштырганда хуҗалык эшләрен яхшыртуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү арттырылачак.

Татарстан Республикасында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары хезмәткәрләренә - яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында хуҗалык эшләрендә бер тапкыр түләнә торган акчалата түләү билгеләнгән.

2024 елдан хуҗалык өчен бер тапкыр түләнә торган акчалата түләү күләме 100,0 мең сумга кадәр артачак (элегрәк 20,0 мең сум тәшкил иткән иде).

Югарыда күрсәтелгән максатларга 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 800,0 мең сум акча бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International