2024 елда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга 2 305,1 млн. сум акча юнәлдереләчәк

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, ул балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябреннән 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетында 2 294,0 млн.сум акча каралган. Шулай ук 2024 елда муниципаль берәмлекләр бюджеты хисабына югарыда күрсәтелгән максатларга 11,1 млн.сум юнәлдереләчәк.

2024 елда 220 687 баланы ял итүнең түбәндәге формалары буенча ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла:

- шәһәр читендәге лагерьларда сменалар (7-21 көн);

- шәһәр читендәге лагерьларда, шул исәптән Кара диңгез яр буенда (7-18 көн) профильле сменалар;

- палатка тибындагы лагерьларда профильле сменалар (7-21 көн);

- мәктәп яны лагерьларында сменалар (7-21 көн);

- хезмәт һәм ял лагерьларында сменалар (18 көн);

- шифаханә-курорт оешмаларында сменалар (24 Көн);

- физкультура-сәламәтләндерү чаралары, шулай ук спартакиадалар, иҗади конкурслар, слетлар, фестивальләр, балалар һәм яшьләр форумнары, укыту программалары, җитәкче осталык мәктәпләре, балалар һәм яшьләр ялын оештыру кысаларында семинарлар һәм башка чаралар (3-12 көн).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International