2024 елда мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләреннән балаларның ялын оештыруга 59,7 млн. сум юнәлдереләчәк.

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

«Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (вафат булган) гражданнар гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022елның 20 октябрендәге 1122 санлы карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балаларга түләүсез нигездә балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирелә.

Шулай итеп, 2024 елда алда әйтелгән гаиләләрдән 3 644 баланың ялын оештыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 59,7 млн. сум бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International