Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина академиясе – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Өзлексез һөнәри белем Россия медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы белән берлектә «2024 - 2028 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау белгечләрен дипломнан соңгы әзерләү системасын үстерү» программасын эшләде.
Программа дипломнан соң белем бирү системасын булдыруны, сәламәтлек саклау белгечләрен әзерләүне һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервын формалаштыруны күздә тота.
Күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2024 елга 38 965,6 мең сум күләмендә акча бүленгән.