Татарстан Финанс министрлыгында түләүсез юридик ярдәм турында

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

 «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ санлы Федераль законга һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы сайтында түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре исемлеге актуальләштерелде (https://minfin.tatarstan.ru/besplatnaya-yuridicheskaya-pomoshch.htm).

Элек расланган категорияләргә өстәп, түләүсез юридик ярдәмне шулай ук Россия Федерациясе Илкүләм гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән гражданнар да ала ала.

Түләүсез юридик ярдәмне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җомга көннәрендә 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча күрсәтә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йорт, каб.203; чәршәмбе көннәрендә 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр: Казан шәһәре, Уң як Болак урамы, 5 йорт, каб.308 – алдан язылу буенча.

Алдан язылу һәр дүшәмбе 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (бәйрәм көннәреннән тыш) 264-79-79 (Пушкин урамы, 37 йорт) һәм 291-95-66 (Уң як Болак урамы, 5 йорт) телефоннары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International