Киләсе өч елга бюджет проектын формалаштыру кысаларында чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзегәндә эшләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм карау графигы расланды.
График Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтында «Бюджет» бүлегендә, «Бюджет – 2025» рубрикасында урнаштырылды.
График нигезендә 2025-2027 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру буенча эш агымдагы елның мартыннан башлана.