Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 12,8 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар (планлы билгеләнешләрнең 18,7%) керде, шул исәптән: субсидияләр – 10,7 млрд сум, субвенцияләр – 1,7 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 340,0 млн сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 11,8 млн.сум.
Килгән федераль акчалар максатчан булып санала һәм максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлтелде.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган акчаларның гомуми суммасы 68,2 млрд сум тәшкил итә.