2024 елның гыйнвар-февраль йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 6,6 млрд. сум керде

2024 елның 15 марты, җомга

2024 елның гыйнвар-февраль йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 6,6 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 15,5 проценты) керде, шул исәптән:

- алкогольгә акцизлар – 0,7 млрд. сум;

- күчемле мөлкәт һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керүче акцизлар – 0,8 млрд. сум;

- сырага акцизлар – 1,8 млрд. сум;

- нефть продуктларына акцизлар – 3,3 млрд. сум.

Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International