Республика мәктәпләренә дәүләт символикасы белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтелә

2024 елның 15 марты, җомга

2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларын Россия Федерациясенең дәүләт символлары белән тәэмин итү чаралары дәвам итә.

Татарстан Республикасы бюджетында 2024 елга әлеге максатларга 110 428,6 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 89 447,1 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 20 981,5 мең сум.

Россия Федерациясенең дәүләт символлары белән 1 117 гомуми белем бирү оешмасы җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International