Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын булдыру программасы дәвам итә.

Хәзерге вакытта актуальләштерелгән яңа инвестиция проектлары һәм инфраструктура объектлары исемлеге Россия Икътисади үсеш министрлыгында һәм Россия Финанс министрлыгында килештерелә. Исемлек нигезендә, 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан мондый инфраструктура объектларына 3,9 млрд. сум юнәлтү планлаштырыла.

Яңа инвестицион проектлар һәм инфраструктура объектлары исемлеге федераль министрлыклар тарафыннан хупланганнан соң, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә уза торган Региональ үсеш буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы (штаб) утырышында каралачак.

Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру федераль бюджетка өстәмә салым керемнәрен тәэмин итә, нәтиҗәдә алар исәбенә бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасы бурычлары каплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International