Татарстан Республикасы бюджетында авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 7,9 млн.сум каралган.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республика дәрәҗәсендәге масштаблы проектлар гына түгел, ә аерым иҗат коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре инициативаларына да ярдәм күрсәтелә.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында:
авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 2 375,0 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына 1 900,0 мең сум) каралган;
авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 5 500,0 мең сум каралган (шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына 4 400,0 мең сум).