1 мартка илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 3,8 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

2024 елның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 3,8 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 14,8 процентын тәшкил итте. Аерым алганда, чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар буенча башкарылды:

“Экология” – 2,5 млрд сум;

“Мәгариф” – 350,6 млн. сум;

“Сәламәтлек саклау” – 311,6 млн. сум;

“Демография” – 259,5 млн. сум;

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” – 299,9 млн. сум.

2024 елда 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында барлыгы 25,8 млрд сум булган бюджет ассигнованиеләре каралган, шуларның 14,3 млрд сумы федераль бюджет акчалары хисабына һәм 11,5 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International