Татарстан Республикасы бюджетында автоклублар сатып алуга 10,0 млн.сум каралган

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен күчмә күпфункцияле үзәкләр (автоклублар) сатып алуга 9 994,6 мең сум каралган, шул исәптән 8 095,6 мең сум федераль бюджет акчалары.

Әлеге автоклублар стационар булмаган мәдәни-ял, китапханә, мәгълүмати һәм күргәзмә хезмәтләре күрсәтү өчен, шулай ук белем бирү һәм ял итү юнәлешендәге массакүләм чаралар үткәрү өчен кулланыла.

Автоклубның минималь җиһазлар комплекты сәхнә-трансформер, тавыш, яктылык, мультимедия җиһазлары һәм спутник антеннасы булуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International