Россия Федерациясе субъектларында 2024 елда озак вакытлы карау системасын булдыру буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Проектта төп басым өйдә ярдәм күрсәтүгә һәм кайгырту белән шөгыльләнүче туганнарга ярдәм итүгә ясала. Озак вакытлы карау системасының бер элементы булып инвалидлык билгеләнгәнче 3 ай дәвамында гражданнарны әлеге реабилитация чаралары белән түләүсез тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче техник реабилитация чараларын прокатлау пунктларының эшләве тора.
2024 елда күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 15,0 млн.сум юнәлдереләчәк.