Ел саен Татарстан Республикасында федераль бюджеттан субсидия хисабына муниципаль гомуми кулланышта булган китапханәләрнең һәм дәүләт үзәк китапханәләренең китап фондларын тулыландыру гамәлгә ашырыла. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында әлеге максатларга түбәндәге күләмдә акчалар каралган:
2024 елга – 17 684,7 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 10 610,8 мең сум);
2025 елга – 17 707,5 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 10 447,4 мең сум);
2026 елга – 18 169,8 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына – 12 537,1 мең сум).