Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының максатларына ирешү барышында балаларның сәнгать өлкәсендә белем алуына ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барыла. Әлеге максатларга “2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында 2024 елга 127 873,0 мең сум каралган, шул исәптән:
мәдәният өлкәсендәге мәгариф оешмаларын (балалар сәнгать мәктәпләрен) музыка кораллары, җиһазлар һәм уку материаллары белән җиһазландыруга – 70 473,0 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 42 283,8 мең сум);
төбәк һәм муниципаль балалар сәнгать мәктәпләрен сәнгать төрләре буенча модернизацияләү чараларына – 57 400,0 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары – 34 440,0 мең сум).