Мәгариф һәм социаль сәясәт: Татарстан Финанс министрлыгы чыгымнарның иң эре бүлекләрен атады

2024 елның 26 марты, сишәмбе

2024 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 61 млрд сумнан артык булды һәм еллык планның 12,4% тәшкил итте. Бүген әлеге мәгълүматны ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә җиткерде.

"Җирле бюджетларга республика бюджетыннан 16,6 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар җибәрелде. 2024 елда җирле бюджетларга тапшырылырга тиешле бюджетара трансфертларның гомуми күләме 75,8 млрд сум тәшкил итә. Берләштерелгән бюджет керемнәре хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарын финансларга мөмкинлек бирде»,-диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, бюджет чыгымнарында иң зур бүлек булып социаль-мәдәни өлкә тора. Бу бүлеккә чыгымнарның 61% туры килә.

"Социаль-мәдәни өлкәдә күләм буенча иң әһәмиятле тармак – мәгариф. 2024 елда әлеге тармак буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары чыгымнарның гомуми күләменнән 30% ка кадәр җитәчәк. Гыйнвар-февраль айларында бу тармак буенча үтәлеш берләштерелгән бюджетта 22,9 млрд сум тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Герасимова.

Берләштерелгән бюджетның социаль сәясәткә чыгымнары ике ай эчендә 10,8 млрд сум, сәламәтлек саклауга 11,3 млрд сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International