Татарстанда "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында цифрлы белем бирү мохитен кертү һәм укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү өчен мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 156 352,4 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 126 645,4 мең сум.

Әлеге акчаларны 39 белем бирү оешмасының матди-техник базасын яңартуга, шулай ук «ІТ-куб» балалар цифрлы белем бирү үзәген булдыруга юнәлтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International