2024 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин үткәрде.
Чара барышында Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2024 елга эш планы расланды.
Киңәшмәдә дәүләт хезмәткәрләре функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупция куркынычларын бәяләү һәм Татарстан Финанс министрлыгының, Казначылык Департаментының һәм аның территориаль бүлекчәләренең коррупция куркынычы белән бәйле булган дәүләт хезмәте вазыйфалары исемлегенә төгәллекләр кертү мәсьәләләре тикшерелде.
“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында” федераль законның 2023 елда үтәлеше турында Казначылык департаменты директоры урынбасары Сергей Пипуныров хәбәр итте.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар тарафыннан вазыйфаи затларга керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру вакыты килеп җитү мәсьәләсе каралды.
“Хисап елы өчен керемнәр турында мәгълүмат тапшыру вакыты – 2024 елның 30 апреле. Шуңа бәйле рәвештә, кадрлар бүлегенең кирәкле методик яки консультацион ярдәм күрсәтүен сорыйм”, - дип ассызыклады Татарстан финанс министры.