2024 елдан Татарстан Республикасы спортчыларына айлык гомерлек дәүләт пособиеләре арттырылачак

2024 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы спортчыларына ярдәм итү максатыннан, егерме елдан да ким булмаган хезмәт стажы булган, Россия Федерациясе яки СССР җыелма командалары составында олимпия, паралимпия һәм сурдлимпия спорт төрләре буенча күренекле нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан Республикасы спортчыларына айлык гомерлек дәүләт пособиеләре күләме билгеләнде.

2024 елдан башлап Татарстан Республикасы спортчыларына гомерлек дәүләт пособиеләре күләме халыкара ярышларның рангына бәйле рәвештә 14,0 мең сумнан 24,5 мең сумга кадәр артачак (элек пособиеләр күләме 8,0 мең сумнан 14,0 мең сумга кадәр тәшкил иткән иде).

Югарыда күрсәтелгән максатларга 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 864,0 мең сум акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International