Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 маендагы 696 санлы карары белән расланган Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Финанслауның гомуми күләме 3 090,4 млн. сум тәшкил итә, шуның 2 370,7 млн.сум – федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия хисабына, 556,1 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына һәм 163,6 млн. сум – бюджеттан тыш чыганаклар хисабына.

Күрсәтелгән чаралар кысаларында 19 торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын һәм авыл территорияләрендә урнашкан мәйданчыкларны төзекләндерү буенча 4 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International