Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 117,3 млрд.сум тәшкил итә (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 107,7 млрд. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча бирелгән йөкләмәләре – 9,6 млрд. сум).
Ел башы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч, республиканың аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында, узган елда җәлеп ителгән федераль бюджет кредиты буенча бурычның бер өлешен түләү хисабына, 8,4 млрд.сумга кимеде.