Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына 2024 елда республика ярдәме

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында республика территориясендә эшчәнлек алып баручы биш югары белем бирү оешмасы базасында төзелгән алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына финанс ярдәме күрсәтү дәвам итә.

Әлеге максатларга акчалар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан гомуми суммасы 1 150,0 млн.сумлык грантлар рәвешендә, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә - 411,8 млн. сум бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International