2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керүе турында

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

2024 елның гыйнвар-март йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында акцизлар 9,9 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 23,1 проценты) тәшкил итте, шул исәптән:

- алкогольгә акцизлар – 1,0 млрд. сум;

- күчемле милек һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керүче акцизлар – 1,1 млрд. сум;

- сырага акцизлар – 2,9 млрд. сум;

- нефть продуктларына акцизлар – 4,9 млрд. сум.

Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмләсе буенча булдырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International