2023 ел йомгаклары буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 санлы карары нигезендә ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү һәм гражданнарны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү максатларында оештырыла.

Хәзерге вакытта 2023 ел йомгаклары буенча “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары буенча конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү максатыннан аларга грантлар бүлеп биреләчәк.

Күрсәтелгән максатларга 2024 елга чаралар Татарстан Республикасы бюджетында “Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады” дәүләт программасының “Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү” төбәк проекты кысаларында 73,0 млн.сум күләмендә акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International