Муниципаль театрларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итү һәм матди-техник базасын ныгыту турында

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясенең «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 300 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлардагы муниципаль театрларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм аларның матди-техник базасын ныгытуга субсидияләр бирелә. Акчалар түбәндәге юнәлешләргә сарыф ителә:

яңа спектакльләр кую һәм күрсәтүгә (бу очракта театр хезмәткәрләренең, шулай ук иҗади проектларны тормышка ашыруга җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакы, авторлык бүләкләре, башка хезмәтләр өчен түләү каралган);

муниципаль театрларның матди-техник базасын ныгыту, шул исәптән техник һәм технологик җиһазлар, урындыклар сатып алу һәм урнаштыру һ.б.

Агымдагы елда күрсәтелгән максатларга бюджет ассигнованиеләре күләме 28 959,6 мең сум тәшкил итә, шул исәптән:

федераль бюджет акчалары – 17 375,7 мең сум;

Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 11 583,9 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International