Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисап формалаштыру буенча эш башкарылды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисапны, шулай ук еллык хисап белән бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырылырга тиешле башка документларны формалаштыру буенча эш башкарылды.

2023 елда керемнәр буенча Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 486,8 млрд сум тәшкил итте. Чыгымнар буенча 2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты 510,2 млрд сум күләмендә үтәлде (чыгымнар керемнәрдән 23,4 млрд сумга артып китте).

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 973 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каралганчы бюджет үтәлеше турында еллык хисап Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан тышкы тикшерү үтәргә тиеш.

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының күрсәтелгән маддәсенең 3 пунктын үтәү өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисап барлык кирәкле документлар белән 2024 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан тышкы тикшерү һәм аңа нәтиҗә әзерләү өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасына җибәрелде.

Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмәне әзерләү Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 1,5 айдан артмаган вакыт эчендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International