2024 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 4,6 млрд сум күләмендә үтәлде, ягъни шулай итеп, еллык билгеләнешләрнең 18 процентын тәшкил итте. Иң зур чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар кысаларында башкарылды:
“Экология” – 2,5 млрд сум;
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” – 612,8 млн. сум;
“Демография” – 396,1 млн. сум;
“Мәгариф” – 387,9 млн. сум;
“Сәламәтлек саклау” – 349,7 млн. сум;
2024 елда 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында гомуми суммасы 25,8 млрд сум тәшкил иткән бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 14,3 млрд сум федераль бюджет акчалары һәм 11,5 млрд сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына.