2024 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы бюджетына 30,7 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар керде

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 30,7 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

субсидияләр – 27,6 млрд сум,

субвенцияләр – 2,4 млрд сум,

башка бюджетара трансфертлар – 615,1 млн. сум,

федераль фондлардан кергән акчалар – 93,5 млн. сум.

Кергән федераль акчалар максатчан булып тора һәм максатчан билгеләнеше нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлтеләчәк.

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә тиешле чараларның гомуми күләме 68,2 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International