Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына бурыч 1 апрельгә 12,3 млрд. сум тәшкил итте

2024 елның 20 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

"Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына бурыч 1 апрельгә 12,3 млрд. сум тәшкил итте. Район ведомствоара комиссияләренең бурычлылар белән үткәргән эше нәтиҗәсендә бурычның 14% капланды, әлеге эшне дәвам итәргә кирәк»,– дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International