Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

2023 елның 23 апрелендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2024 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International