Татарстан Республикасында укучыларны программалауның заманча телләренә өйрәтүче «Яндекс.Лицей» мәгариф проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Ике ел уку нәтиҗәсендә укучылар ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләү өчен күнекмәләр үзләштерә.
Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 7 млн. сум акча юнәлтелде.